"Истоки" республика проекты "онытылган" җырларны яңартты

2021 елның 26 марты, җомга

2020 елда Татарстан территориясендә  Татарстан Республикасы халыкларының "онытылган" җырларын эзләү, табу һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән "Истоки" республика проекты тормышка ашырыла башлады. Проект җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Ворожея» рус җыры театры җитәкчесе Элеонора Калашникова. Экспедицияне башлап җибәрү өчен Татарстан Республикасы Тәтеш районы Киртәлде авыл җирлеге сайланды. Мондый проектны гамәлгә ашыру фикере Элеонора Калашниковада 17 ел элек туган, әмма фикерен ул хәзер генә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырды.

Проект Татарстан Республикасы мәдәният эшлеклеләре арасында хупланды, һәм "Татнефть" хәйрия фонды грантлары конкурсында җиңеп чыкты. "Ворожея" рус җыры театрының эшчәнлеге нәтиҗәсендә "Татарстанның онытылган җырлары" зур республика чараларында: Халыклар бердәмлеге көненә багышланган этномәдәни фестиваль, Ватанны саклаучылар көненә багышланган республика концертларында яңгырый башлады.

Проектны тормышка ашыру дәвамында барлыгы 10нан артык җыр яңартылды һәм яздырылды, 2 видеоклип һәм экспедиция турында фильм төшерелде. Проектның командасы: тавыш режиссеры Юрий Федоров, Альберт Зыятдинов; видеограф Александр Масленков, монтаж - Владимир Рогозный.

2021-2022 елларда проектны  тормышка ашыру һәм яңа "иске" җырларны эзләүне дәвам итү планлаштырыла. Экспедиция материалларын «Истоки» республика проекты сайтында тыңларга мөмкин: istoki.povocals.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International