2021 елның 15 гыйнварында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Пермь краеның Чайковский шәһәреннән Сергей Прачның шәхси коллекциясеннән «Чәйнекләрнең тылсымлы дөньясы» дип аталган үзенчәлекле күргәзмәсе эшли башлый.
Күргәзмәдә Россия, Кытай, Япония, Үзбәкстан, Украина, Белоруссия, Казахстан, Әрмәнстан, Балтыйк буе илләреннән 300 дән артык чәйнек тәкъдим ителәчәк. Эшләнмәләр фарфор, пыяла, металл, агач, керамика, бәллүр һәм башка материаллардан ясалган.
Экспозициядә Ленинград фарфор заводы чәйнекләре аерым урын алып тора, ул озак еллар дәвамында дәрәҗәсен саклый һәм югары сыйфатлы продукция чыгара.
Күргәзмә кунаклары коллекциянең барлыкка килү тарихын беләчәкләр, гадәти булмаган формадагы чәйнекләрне күрәчәкләр һәм аларның яңа функцияләре белән танышачаклар: язма әсбаплар өчен эшләнмәләр, тәмләткечләр саклау өчен савытлар, бизәү әйберләре өчен шкатулкалар.
Белешмә
Сергей Прач гадәттән тыш хәлләр министрлыгының запастагы полковнигы. Ул 1951 елның 16 апрелендә Чиләбе өлкәсендә туган. 1973 елдан Пермь краенда яши. Беренче «Әниемнең иске чәйнеге» күргәзмәсе 2010 елда Чайковский туган якны өйрәнү музеенда уза, «Чәйнекләрнең тылсымлы дөньясы» экспозициясе- сан буенча бишенче күргәзмә.
Күргәзмә 15 гыйнвардан 8 февральгә кадәр эшли.
Үткәрү урыны: Алабуга шәһәре, Казан урамы, 24нче йорт, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залы.
Эш вакыты: көн саен төшке ялсыз 9.00 дан 18.00 сәг кадәр, ял көне-дүшәмбе.
Телефон: 8 (85557) 7-89-38.