2021 елның 7-13 июнендә Казанда төрки халыкларның XV Халыкара «Нәүрүз» театр фестивале узачак. Быел фестиваль Алтай Республикасы, Тыва Республикасы һәм Хакасия Республикасында яшәүче төньяк төркиләрнең театр сәнгате эгидасы астында узачак.
Фестивальнең төп программасында катнашу өчен 2021 елның 1 февраленә кадәр Г.Камал театрының рәсми сайтында гариза тутырырга кирәк: https://b2b.kamalteatr.ru/ru/site/section?id=90
Фестивальдә катнашу өчен спектакльләрнең премьералары соңгы ике театр сезоны дәвамында куелган булуы шарт. Тәкъдим ителгән барлык спектакльләр дә төрки телдә булырга тиеш.
Фестивальдә профессиональ дәүләт һәм бәйсез драма театрлары, республикаларның һәм илләрнең төрки телле курчак театрлары, шулай ук төрки халыкларның традицион һәм мәйданчыкта спектакльләр куючы коллективлары (ачык һавада спектакльләр, сайт-специфика, променад жанрларын да кертеп) катнаша ала.
XV Халыкара «Нәүрүз» фестивалендә спектакльләр Казанның 7 театр мәйданчыгында күрсәтеләчәк: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының кече һәм зур залында, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, К.Тинчурин исемендәге театр һәм Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә куелачак.
Фестивальне ТР мәдәният министрлыгы, РФ Театр әһелләре берлеге, ТР Театр әһелләре берлеге гамәлгә куя. Фестивальне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия һәм драма театры оештыра.