Бүген Казан Идел буе федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында татар композиторы Салих Сәйдәшев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Композиторлар берлеге, Язучылар берлеге, Театр эшлеклеләре берлеге вәкилләре катнашты.
Тантанада катнашучылар Салих Сәйдәшев әсәрләренең халыкчанлыгын һәм гениаль булуын, гадилеген билгеләп үттеләр.
"Салих Сәйдәшев иҗаты күпмилләтле совет музыкасы, татар халкының рухи үсешендә мөһим тарихи чор булып тора", - дип ассызыклады ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
Исегезгә төшерәбез, Салих Сәйдәшевне искә алу декадасы кысаларында, С. Сәйдәшев музее төрле чаралар уздыра.