"Наше время-Безнең заман» фестиваленең гала-концертында беренче тапкыр «Безнең заман геройлары" дигән махсус приз тапшырылачак

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

30 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үткәрелә торган «Наше время - Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестивале гала-концерты була.

Фестивальнең беренче зональ этабы 13-14 ноябрьдә Әлмәттә узды. Конкурсның финал зональ этабы 20, 21 ноябрьдә Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында үтте.

«Наше время - Безнең заман» фестивале суперфиналына 12 команда чыкты.

Быел фестиваль «Наше время - Безнең заман» ике мөһим тарихи вакыйгага - ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар онлайн форматта кабул ителде. Ел дәвамында эшче һөнәр вәкилләре актив рәвештә конкурска әзерлек алып бардылар, Интернет челтәре аша репетициялар оештырылды.

Быелгы фестивальнең мөһим яңалыгы «Безнең заман геройлары»дигән махсус бүләк булачак. Мактаулы бүләк Гран-прига лаек һәм барлык номинацияләр буенча 1 урынны алган командага биреләчәк.

Иң яхшы дип табылган җиңүче командалар ТНВ телеканалында «Безнең заман геройлары» телевизион программасында катнашачак. Проект май аенда башланып китте. Ул фестивальдә катнашучыларга багышланган, алар үзләренең төп эшен һәм иҗади эшчәнлеген уңышлы алып баручы яшьләр турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International