Казанда Алман теле һәм мәдәнияте фестивале ачылды

2020 елның 20 ноябре, җомга

Кичә Казанда "Алмаш" мәдәният үзәгендә Алман теле һәм алман мәдәнияте  Pop-Up фестивале ачылды. Фесстиваль Россиядә Германия елы кысаларында оештырылды. Чараның ачылу тантанасы онлайн-форматта трансляцияләнде. Тантанада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

Белем бирү блогының бер өлеше Алманиянең музыка сәхнәсе тарихы турында лекцияләр булачак. Фестиваль кинопрограммасы тамашачыга алман музыка сәхнәсе вәкилләре турында Россиядә төшерелгән документаль фильм премьераларын күрергә мөмкинлек бирәчәк. Pop-Up-фестивальдә Казан Идел буе Федераль университеты (КФУ) тарафыннан алман теле белән кызыксынучылар өчен тел программасы да оештырылган.

"Коронавирус вәзгыяте аркасында, бүген катнашучылар аз, шуңа да карамастан, чараның узуга без бик шат. Заманча технологияләр һәм медиа мөмкинлекләр аркасында катнашучыларны онлайн-форматта күрә алабыз",-диде тантанада Алманиянең Казандагы мактаулы консулы Арно Шайер.

Мәдәният ил һәм халыкларны берләштерә һәм мондый чараларны төрле форматта уздыру да мөһим. Фестиваль кысаларында "Алмаш" үзәге "Rodina-set" махсус проект оештырды, проектка музыкаль программа, кинопрограмма, күргәзмә проекты һәм белем бирү циклы кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International