А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Тылсымлы тукыма» күргәзмәсе ачыла

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә Тылсымлы тукыма» күргәзмәсе ачыла, ул рус декоратив-гамәли иҗат жанры буларак, тукыма кисәкләреннән тегелгән хезмәтләрне тәкъдим итү һәм рус халык традицияләрен саклап калу, хатын-кыз кул эшләренә карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

Күргәзмә ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Кызыл лалә чәчәкләре төшерелгән үзенчәлекле кыса белән бизәлгән Татарстан Флагы төшерелгән панно тәкъдим ителә. Үзәктә-республиканың йөзьеллыгын бәйрәм итү логотибы ясалган.

Экспозицияда А.Н. Абель (ТР халык сәнгать һөнәр осталары, ТР һөнәрчелек палатасы әгъзасы), аның «Ел фасыллары»; Н.Л. Кузнецованың (РФ тукыма кисәкләрен тегү осталары Ассоциациясе әгъзасы, ТР халык сәнгать һөнәр осталары): «Яфрак коелганда», «Көзге байлык», «Үткән һәм киләчәк» һ.б. әсәрләрне күрергә мөмкин. 

Күргәзмәдә яшь тукыма остасы 16 яшьлек Зарина Зарипова да катнаша (Җитәкчесе- М.С. Златоустова).

 Күргәзмә 2021 елның 15 гыйваренә кадәр эшли.

Күргәзмәнең эшләү вакытлары:

Көн саен: Сишәмбедән алып Шимбәгә кадәр: 12:00 – 19:00 сәг.

Якшәмбе, дүшәмбе: ял көннәре.

Экскурсия оештыру кабул ителә. Белешмәләр өчен тел: 8 (843) 236 03 45 (эш көннәрендә шалтырату сорала).

Керү ирекле.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International