4 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Әлмәттә Нурбек Баттула катнашында яңа арт-объектны тәкъдир итү булачак, биюче социаль дистанция һәм очраклылык турында «Батыр Ардашир» перфомансын тәкъдим итә.
Фотога сылтама: https://yadi.sk/d/tAX7YavU67Knnw
4 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Әлмәттә яңа арт-объект - «Әлмәт нардлары» дигән куркынычсыз дистанциягә багышланган метафора - ачылачак. Петербургтан килгән урам рәссамы Хeato аны ясый башлаган инде. Ул рәсемне спорт мәйданчыклары өчен махсус буяулар белән төшерә. "Нард уены өчен такта кешеләр арасында дистанция саклау темасына уйландыра. Проект идеясе 2020 елгы тарихи вакыйгалар белән турыдан-туры бәйле", - дип сөйләде паблик-арт программаның кураторы Полина Еж.
Тамашаны йорт тәрәзәләреннән (Ленин ур., 135, Ленин ур., 149) һәм онлайн күзәтергә мөмкин булачак. Турыдан-туры трансляция «Сказки о золотых яблоках» паблик-арт программасының ЮТУБ-каналында оештырылачак
https://www.youtube.com/channel/UC21Qnbeuir-9aGzd41UdZDQ
Шулай ук аны «Инде» интернет-журналының рәсми сайтында һәм ВК битендә карап булачак.