Экспозиция XX гасыр татар рәссамнарының иҗади мирасы һәм хәзерге заман авторларының эшләре белән таныштыра. Аларның язмышларының географиясе киң: Үзбәкстан, Казахстан, Башкортостан, Балтыйк илләре, Пермь, Мәскәү, Санкт-Петербург. Берәүләр монда туган, икенчеләре эшкә килә, күргәзмәләр оештыра. Алар күңелләрендә ата-бабалары турында хәтерне саклый, татар тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мөрәҗәгать итә.
Күргәзмәдә Мәрҗани Фонды коллекциясеннән унҗиде рәссамның әсәрләре: алтмыш рәсем һәм графика эше, шулай ук скульптуралар тәкъдим ителәчәк. Беренче бүлектә, аерым алганда, Бакый Урманче һәм Чыңгыз Әхмәров, шулай ук Марат Садыйков һәм Равил Хәлилов кебек киң танылган рәссамнар тәкъдим ителә. Икенче бүлектә - Мәскәүдә яшәүче рәссам Әмир Тимергалиев һәм скульпторлар Таһир Субханкулов, Санкт-Петербург рәссамы Марат Вафин, Пермь скульпторы Әлфиз Сабиров. Берничә татар рәссамы Уфада яши - Әнвәр Кашаев, Ринат Миңнебаев, «Чингисхан» төркемендә катнашучылар Васил Ханнанов, Ринат Харисов, Мидат Мөхәммәтов, Расих Әхмәтвәлиев һәм башкалар.
Осталар төрле жанрларда эшли: пейзаж, натюрморт, портрет, жанр композицияләре; алар тарихка, борынгы легендаларга һәм мифологик образларга мөрәҗәгать итәләр.
Күргәзмә 2020 елның 11 октябренә кадәр дәвам итәчәк.