Бүген Болгар шәһәрендә «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында модель китапханә ачылды

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә «Мәдәният» илкүләм  проекты кысаларында оештырылган модель китапханәне ачуда катнашты.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Җирлекара үзәк китапханә 10 млн сумга модель китапханә төзү бәйгесендә җиңүче булды. «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә ул чын мәдәни һәм мәгариф үзәге итеп үзгәртелде. Китап фонды гына да өч меңгә арткан. Комплектлау бүлеге белгечләре сүзләренә караганда, кирәкле әдәбиятны укучылар ихтыяҗына нигезләнеп сайлап алганнар.

Китапханәдә мебель яңартылган, заманча җиһазлар урнаштырылган. Әйтик, кечкенә укучыларның ком белән рәсем ясау мөмкинлеге барлыкка килгән - бу сабыйларның иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен стимуллаштыра торган система.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә күп эшләр башкарылган. Алар өчен китапханәгә аппарат-программа комплексы алып килгәннәр. Аңа сөйләм синтезлаучы махсус программа белән тәэмин итүче моноблок, электрон видео зурайткыч, яктырткычлы лупа, махсус клавиатура, начар ишетүчеләр өчен радиосистема, логопедия тренажеры керә. Инвалидлар өчен махсус җайлаштырылган өстәл уеннары сатып алынган. Күзләре начар булган кешеләр өчен Брайль телендә басмалар кайтарылган.

Модель китапханәне караганнан соң, Татарстан Республикасы мәдәният министры район мәдәният йорты базасында урнашкан Халыклар дуслыгы йортында булды. Биредә татарлар, чувашлар, әрмәннәр, үзбәкләр, руслар һәм башка диаспораларга үз тәҗрибәләре һәм мәдәнияте белән уртаклашу мөмкинлекләре тудырылган.

Очрашу азагында Ирада Әюпова Болгар балалар сәнгать мәктәбенең капиталь ремонт барышын бәяләде. Ремонт барган вакытта балалар башка бинада шөгыльләнүләрен дәвам итә. Объектны төзекләндерү республика программасы буенча алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International