Бүген ТР Иҗтимагый палатасында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык яшьләр телевизион фестиваленең истәлекле китабын тәкъдир итү булды. Китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән нәшер ителгән һәм масштаблы фестиваль хәрәкәтенең 20 еллыгына, шулай ук фестивальдә катнашучыларның саны миллионга җитүенә багышланган.
Очрашуны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева ачып җибәрде, билгеле булганча, ул ТР премьер-министры урынбасары, Премьер-министр урынбасары - мәдәният министры булып эшләгән чорда (2002 – 2012 еллар) «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең оештыру комитеты рәисе иде.
Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР Яшьләр эшләре буенча беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, фестивальнең жюри рәисе, РФ һәм ТР халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
Зилә Вәлиева үз чыгышында «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручыларга Татарстанда масштаблы фестиваль хәрәкәтен уңышлы оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бу проект Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Ул «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка ТР Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хатын тапшырды.
Дмитрий Туманов хәбәр иткәнчә, «Созвездие-Йолдызлык» ның истәлекле китабы Владимир Путинга һәм Рөстәм Миңнехановка бүләк ителгән инде. Аны алгач, Татарстан Президенты, мондый китапның Казан Кремле музеенда булырга тиешлеген әйткән. «Бу китапта педагоглар, ата-аналар һәм яшь талантларыбызның зур хезмәте ята. Мондый искиткеч бүләк өчен рәхмәт», - дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
«Созвездие-Йолдызлык» китабы 1 мең данә тираж белән нәшер ителде. А3 форматындагы зур басманың 780 битендә фестиваль хәрәкәтенең 20 еллык тарихына кагылышлы текст һәм фотоматериаллар урын алган.
Фотографияләрдән тыш, 2000 елдан 2018 елга кадәр барлык фестивальләр буенча хисаплар урнаштырылган - җиңүчеләр, номинацияләр буенча Гран - при ияләре. Фестиваль турында педагоглар, жюри вәкилләренең фикерләре урын алган.
Китапта илнең иң яхшы мәдәният учреждениеләренә һәм театр югары уку йортларына керүче сәләтле балалар - фестивальдә җиңүчеләр карьерасына багышланган бүлек бар. Болар барысы да республика җитәкчелеге ярдәме белән башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, быел 20 еллыгын билгеләп үтә торган «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.