Күргәзмәне ачу тантанасында Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган танылган иҗатчыларның эшләрен музейга бүләк итү чарасы булачак.
Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать мәктәбенә нигез салынуга 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан һәм Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары һәм укытучылары эшләреннән күргәзмәләр ачыла.
Казан сәнгать мәктәбе - илебезнең танылган уку йорты, Казан территориясе һәм тулаем Идел буе төбәге территориясендә сынлы сәнгатьне үстерү тарихында үзенчәлекле роль уйнаган учреждение. 2020 елда бу мәктәп үзенең 125 еллык юбилеен билгеләп үтә. Аның мирасы уникаль һәм рәссамнарның яшь буыны өчен кадерле булып кала бирә.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның тупланмасында Казан сәнгать мәктәбенә нигез салучыларның, педагогларның һәм укучыларның әсәрләре бар. Бу зур коллекциядә берничә йөз рәсем сәнгате һәм графика әсәрләре, шулай ук скульптура экспонатлары бар. Анда Г.А. Медведев, Ю.И. Тиссен, И.А. Денисов, X. Н. Скорняков кебек мәктәпкә нигез салучыларның, шулай ук П.П. Беньков, Д.Д. Бурлюк, П.И. Котов, П.А. Радимов, В.К. Тимофеев, П.М. Дульский, скульптор В. С. Богатырёв кебек күренекле укытучылары һәм укучыларының эшләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмәгә килүчеләр яшь авторларның тарихи ретроспекция һәм фәлсәфи уйланулары чагылыш тапкан иҗат җимешләре, театр макетлары, театр рәссамының үзенчәлекле "кухнясы" белән таныша алачак. Төрле график техникаларда эшләнгән рәсем, күн һәм керамика әйберләре, шулай ук "металлны нәфис эшкәртү" бүлеге студентларының эшләре аерым тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәләрне ачу тантанасында Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган танылган иҗатчыларның эшләрен музейга бүләк итү чарасы булачак.