26 сентябрьдә Казанда «А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк» дәүләт бюджет учреждениесендә «Одиссея 2К19» спектакле гастрольләре узачак.
Әлеге гастрольләрне оештыру - «Үзенчәлекле караш» I Социаль театр фестиваленең Эксперт советы әгъзалары тарафыннан бирелгән бүләк булды, Коллектив 2019 елда Мәскәүдә узган чарада уңышлы чыгыш ясаган иде. Форум-фестивальнең максаты - Россиядә социаль театрның иң яхшы практикаларын билгеләү һәм хәрәкәткә мөмкин кадәр күбрәк битараф булмаган кешеләрне җәлеп итү.
«Одиссея 2К19» гастрольләре Казанда 2020 елның ноябрендә узачак «Үзенчәлекле караш. Төбәкләр» фестивален башлап җибәрә. Бу чара Идел буе федераль округының социаль театр эшлеклеләрен берләштерәчәк.
«Одиссея 2К19» - «Подари мне крылья» хәйрия фонды һәм Санкт-Петербургның Социаль-сәнгать театры спектакле. Режиссер Дмитрий Крестьянкинның куелышы - үз-үзеңне эзләү, катлаулы сайлау, ялгыз хәлдә күңел сынауларын узу турында. Куелышта авыр тормыш хәлендә калган һәм балалар йортларында үскән актер-яшүсмерләрнең документаль тарихы файдаланылган.
Спектакль 18:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк, керү теркәлү буенча түләүсез: https://teens-russia.timepad.ru/event/1422907/
Спектакльгә өстәмә рәвештә оештырыла торган чаралар:
13:00-15:00 - анимация буенча инклюзив мастер-класс, алып баручы Владимир Аверин.
Теркәлү буенча түләүсез керү:
https://teens-russia.timepad.ru/event/1422889/
16:00-17:30 - Ника Пархомовскаяның «Россиядә социаль театр» лекциясе һәм «Үзенчәлекле караш» беренче форум-фестивален тәкъдир итү.
Теркәлү буенча түләүсез керү:
https://teens-russia.timepad.ru/event/1422906/
Чаралар профессиональ тифлокомментарийлар белән һәм, кирәк булганда, барлык категория тамашачылар өчен максималь дәрәҗәдә үтемлелекне тәэмин итү өчен, рус ишарә теленә тәрҗемә ителәчәк.
Массакүләм мәгъмат чараларына элемтә өчен:
Альбина Закируллина
+7 (915) 4747243
albina.zakirullina@gmail.com