Бу җомгада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Иске Маҗын авылында күпфункцияле үзәк ачылышында катнашты.
Иске Маҗын күпфункцияле үзәге төзелеше бу елның июнендә башланды. Капиталь ремонтка 10 559, 07 мең сум бүлеп бирелгән. Күпфункцияле үзәктә мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе урнашкан. Авыл мәдәният йортында 4 клуб оешмасы эшли: «Вдохновение» һәвәскәрләр клубы, «Березка» җырларга яратучылар клубы, «Твой ход» өстәл уеннары яратучылар клубы, «Ритм» бию яратучылар клубы. Объект республика программасы кысаларында төзелгән.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Минзәлә елгасы яр буен карады. Әлеге объект 2018 елда уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру өлкәсендә иң яхшы проектларны билгеләүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия конкурсында «10 меңнән алып 20 мең кешегә кадәр халкы булган кече шәһәрләр» төркемендә җиңүче булды.
Очрашу ахырында Ирада Әюпова «Җәмәгать киңлекләрен формалаштыру» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндерелгән М.Җәлил паркында булды.