РФ төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

РФ төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен гаризалар кабул итү башланды.

2020 елның 7 сентябреннән 7 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Россия Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Россия Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында» 2015 елның 6 маендагы 328 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.05.202020 ел, № 423 карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) нигезендә үткәрелә.

Грантлар, Татарстан Республикасыннан тыш, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә татар милли мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру максатларында, иҗтимагый оешмаларга конкурс нигезендә бирелә.

Әлеге иҗтимагый оешмалар татар халкының мәдәни мирасын, телен, тарихын пропагандалау һәм киләчәк буыннарда татар мәдәниятенең этник тәңгәллеген формалаштыру буенча социаль, мәгълүмати, мәдәни, белем бирү, фәнни функцияләрне тормышка ашыру юнәлешендә эшләргә,  закон нигезендә теркәлгән һәм бер елдан күбрәк эшләгән булырга тиеш.

Гаризалар кәгазь форматта 420060, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 адресы буенча, 113 кабинетта кабул ителә (элемтә өчен: Инсапова Гүзәл Мансур кызы, тел. 8 (843) 264-75-14, g.insapova@tatar.ru).

Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүматны, шулай ук документлар формаларын түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://mincult.tatarstan.ru/konkurs-na-poluchenie-grantov-ministerstva.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International