«Сакура» Татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге җитәкчесе Асия Садыйкова хәбәр иткәнчә, Казанда Япон киносы көннәре традицион һәм көтеп алынган чара булып санала.
«Япон киносының үз тамашачысы бар, алар яше буенча бик төрле. Билгеле булганча, Япония киносы - дөньяда иң яхшылардан санала. Бер яктан, ул - уңай уй-фикерле, шул ук вакытта фәлсәфи кино. Фильмнар Япония халкының төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзләрен ничек тотулары турында сөйли. Алар арасында анимация фильмнары да бар, бу Татарстанда анимацион киноны үстерү өчен дә мөһим», - дип билгеләп үтте Асия Садыйкова.
Программа Тацуси Омориның «Каждый день — хороший день» фильмы белән ачылды.
5 сентябрьдә Япон киносы көннәре кысаларында режиссер Тору Камэйның «Мамесиба» фильмы күрсәтеләчәк.
Алга таба программада — режиссер Масакадзу Фукацуның «Папин обед — лучший в мире» комедиясе. 7 сентябрьдә - режиссер Наоки Мияхараның «Поп и Кью» анимацион бию фильмы.
Япон киносы көннәре Юдзо Асахараның «Сказка о самурайской кухне. История настоящей любви» фильмы белән ябыла.
Кино күрсәтүдән тыш, шушы көннәрдә «Мир» кинотеатры фойесында япон мәдәнияте буенча мастер-класслар узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында Япония мәдәнияте көннәре» фестивале 2020-2021 еллардагы Япония-Россия төбәкара һәм кардәшлек елы кысаларында уздырыла, ул 30 августта старт алды.
Чараны оештыручылар - «Татаркино» ТР ДБМУ, «Сакура» Татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге, Япониянең РФдәге Илчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Хөкүмәте, ТР Туризмны үстерү үзәге, «Аниме лаборатория» япон мәдәнияте клубы.
Фильмнар 19:00 сәгатьтә башлана.
Керү билетын сайтта бушлай алырга мөмкин: https://kinoteatr-mir.ru/
Өстәмә контактлар өчен:
Фаина Харитонова, («Татаркино»),
+7 999 169 45 10, Kharitonova.faina@yandex.ru
ПРОГРАММА /file/mincult/File/Программа Дней японского кино 2020.doc