5 сентябрьдә Казанда «Милли кием көне» кысаларында «Мәдәниятләр мозаикасы» Республика этноконфессиональ фестивале узачак.
Беренче тапкыр фестиваль берничә мәйданчыкта һәм бер үк вакытта ике форматта узачак: онлайн-трансляцияләр Татарстан Республикасының барлык рәсми аккаунтларына «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясеннән алып барылачак, ә офлайн чаралар Казан шәһәренең Иске Татар бистәсе территориясендә оештырыла.
Чара «Татарстан Республикасында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи багланышын ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен, шул исәптән милли киемен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру максатларында үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Онлайн-программа кысаларында Идел буе халыклары арасында популяр булган яшьләр коллективлары һәм башкаручылары чыгышларын оештыру планлаштырыла. Фестивальнең хедлайнерлары: Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина һәм Мәскәүнең «Репа» фолк - төркеме.
Онлайн-трансляция Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләренә социаль челтәрләр аша оештырылачак.
Программада:
1. популяр төркемнәр һәм аерым башкаручылар чыгышларыннан торган яшьләр концерты;
2. этно-дизайнерлардан мода күрсәтүе;
3. дискуссияләр, дизайнерлар һәм дәрәҗәле кунакларның заманча этно-мода һәм стиль турындагы фикерләре.
Офлайн-формат кысаларында «Татар утары» рестораны ишегалдында Татарстан Республикасы һәм Идел буеның күрше төбәкләре халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылачак.
Каюм Насыйри урамында мастер-класслар һәм камыр ризыклары сату өчен «Этномаркет» ярминкәсе узачак.
Төп сәхнәдә Татарстан халыкларын тәкъдим итүче башкаручылар һәм коллективлар, шулай ук күрше төбәкләрдән килгән этник-фолк музыкасы артистлары концерты була.
Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы.