«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге премияне гамәлгә куюга багышланган матбугат конференциясе узды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Конкурс номинацияләрендә катнашу шартлары, сайлап алу этаплары һәм әһәмияте турында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, композитор, Татарстан Республикасы үзешчән композиторлар иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Айдар Фәйзрахманов, шулай ук күренекле татар җырчысының туганы Руфия Зарипова сөйләде.

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе башкаручыларга татар җыр сәнгатенең иң матур традицияләрен саклаган һәм популярлаштырган, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстергән һәм милли вокаль сәнгать өлкәсендә иҗтимагый танылу алган  казанышлар өчен бирелә.

 «Безнең өчен беренче урында – объективлык, шуңа күрә конкурста катнашучылар өчен ике баскычлы сайлап алу системасы булдырылды. Беренче этапта гариза ТР Мәдәният министрлыгы каршында оештырылган эксперт советы тарафыннан каралачак. Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар өчен онлайн - режим каралган», - дип сөйләде Дамир Натфуллин.

Икенче этапта эксперт советы комиссия тарафыннан сайлап алынган кандидатларга бәя бирәчәк.

Премия шәхси характерда һәм ике елга бер тапкыр түбәндәге номинацияләр буенча биреләчәк: «Вокал (хатын-кызлар)», «Вокал (ир-атлар)» һәм «Халык җыры». Исегезгә төшерәбез, катнашу өчен аерым башкаручылар чакырыла. Кандидатларны иҗтимагый, фәнни, мәдәни оешмалар, шулай ук мәгариф оешмалары тәкъдим итә ала. Нигезләмә буенча, «Халык җыры» номинациясенә үз-үзеңне күрсәтү рөхсәт ителә.

Премияне беренче тапкыр тапшыру Илһам Шакировның туган көненә, 2021 елның 15 февраленә,  планлаштырылган.

Гариза бирүнең соңгы көне - 2020 елның 15 ноябре.

Документлар Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 йорт адресы буенча, 114 кабинетта кабул ителә. Гаризалар кабул итүгә кагылышлы  сорауларны түбәндә  күрсәтелгән телефоннар буенча бирергә мөмкин:

• 8(843)2647473

• 8(843)2647438

яки электрон почта аша: Elena.Chemerisova@tatar.ru

Фото: "Татар-информ" МА"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International