1 сентябрь көнне А.П. Гайдар әдәби музеенда Алабуга дәүләт музей – тыюлыгы фондларыннан төзелгән «Минем исемем - Марина...» дигән күргәзмәне ачу тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия музейлар берлеге, Арзамас шәһәре администрациясенең Мәдәният һәм туризм департаменты, Арзамас шәһәренең Милек белән идарә итү комитеты ярдәме белән оештырылды. Күргәзмәнең Арзамас шәһәре көне билгеләп үтелгәннән соң ачылуы игътибарга лаек.
Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле чикләүләр булу сәбәпле, чакырылган кешеләр күп түгел иде: Арзамас җитәкчелеге, А.П.Гайдар әдәби музее директоры һәм хезмәткәрләре, Н.И.Лобачевский исемендәге Дәүләт тикшеренү университетының Арзамас филиалы укытучылары.
Традиция буенча Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы вәкилләре коллегаларына сувенирлар һәм музей басмалары тапшырды. Күргәзмә буенча беренче экскурсияне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Цветаева әдәби музее хезмәткәре Константин Балобанов үткәрде. Сүз уңаеннан, ул шәһәрнең мактаулы кунагы медаленә лаек булды, бүләкне аңа Арзамас шәһәре администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роман Шершаков тапшырды.
Константин Балобанов