Районга килү белән министрны Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов каршы алды. Беренче эш итеп делегация Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында булды. Әйтергә кирәк, әлеге театр үз тарихының күп өлешен үзешчән статусында эшләгән, ә дәүләт профессиональ статусын 2011 елда гына алган. Бу республикабызда авыл җирлегендә урнашкан бердәнбер шундый театр.
Биредә театр коллективы һәм район мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу узды. Төп тема пандемиядән соң театрның эшли башлавы булды. Исегезгә төшерәбез, карантин вакытында Әтнә театры спектакльләрен онлайн режимда карау мөмкинлеге оештырылды, әмма хәзер тамашачыларны спектакльләрне театр бинасында карау өчен җәлеп итү эше алып барыла.
Аннары Ирада Әюпова Олы Мәңгәр авылында республика программасы буенча реставрацияләнгән мәдәният йортында булды. Ремонтка 12 500,02 мең сум акча бүлеп бирелгән иде, аны ачу бу елның 11 сентябренә билгеләнгән. Яңарту барышында түбә, тәрәзәләр, ишекләр, санузеллар, инженер-техник тәэмин итү челтәрләре, фасад ремонтланган, бизәкләү эшләре башкарылган.
Мәдәният йортында 10 клуб оешмасы эшли: «Яшьлек» хореография коллективы, «Гәлләр иле» вокал төркеме, «Балачак» театр коллективы, «Гаилә учагы» гаилә клубы, «Асылташ» ветераннар клубы, өстәл уеннары яратучылар клубы, «Бәхетле балачак», «Сандугач» һәм «Кызыксынучылар» вокаль коллективлары, «Конферанс» яшүсмерләр клубы, Олы Мәңгәр халык театры.
Мәдәният йортында шулай ук 10 мең данәдән артык китап сакланган авыл китапханәсе дә бар.
Аннары ТР мәдәният министры Әтнә районы туган якны өйрәнү музеенда булды, ул сәүдәгәр Даутов утары бинасында урнашкан. Шулай ук Ирада Әюпова Түбән Бәрәскә авылында 1769 елда төзелгән мәчетне карады.
Белешмә өчен: Татарстан Республикасында 2020 елда мәдәни билгеләнештәге объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программалары кысаларында 12 күпфункцияле үзәк (авыл клублары) сафка басачак һәм 37 мәдәният объекты ремонтланачак.