«Мир» кинотеатрында Сергей Говорухинны искә алу кичәсе узды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Иҗади кичәдә Сергей Говорухинның Беренче Чечня сугышы (1997 ел) турындагы «Прокляты и забыты» дигән нәфис-публицистик фильмы тәкъдир ителде. Премьера күрсәтүе  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге ярдәме белән оештырылды. Инициаторы -  «Послесловие» төркеме.

Кино күрсәтү яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылды. Әлеге фильм төрле елларда халыкара һәм Россиякүләм кинофестивальләрдә күптөрле бүләкләр алган. Тамашачылар арасында Казан училищелары студентлары, «Россия офицерлары» гомумроссия оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге вәкилләре, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да бар иде. Кичәнең алып баручысы - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казанның Мактаулы гражданины, Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең мактаулы академигы Вадим Кешнер.

Кунаклар алдында РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы Геннадий Карюк, подполковник, хәрби офицер, махсус хезмәт ветераны Ленар Сафин, рәссам-скульптор Елена Гаршина чыгыш ясады.

Белешмә өчен: Сергей Станиславович Говорухин (1961-2011) - хәрби корреспондент, кинорежиссер, сценарист һәм язучы. 1961 елның 1 сентябрендә кинорежиссер Станислав Сергеевич Говорухин һәм Казан актрисасы Юнона Ильинична Карева гаиләсендә туа. Балачак һәм яшьлек еллары Казанда уза.

Сергей Говорухин кайнар нокталарда сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша, аягын югалта, Батырлык ордены һәм башка сугышчан бүләкләр белән билгеләп үтелә. Проза җыентыклары авторы, «Сочинение на уходящую тему», «Никто кроме нас…», «Земля людей» фильмнары режиссеры. Россия һәм халыкара кинопремияләр лауреаты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International