Татарстан укучылары белем бирү үзәгендә «Сириус» моделе буенча шөгыльләнә алачак

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Хәзер ел саен Татарстанның 1000нән артык сәләтле укучысы, республикадан читкә чыкмыйча гына, белем бирү программаларында катнаша, тренинглар һәм мастер-класслар уза ала.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика Олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында  «Сириус» белем бирү үзәге  моделе  буенча эшләячәк Республика сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү үзәген рәсми ачу тантанасы булды. Үзәк Сәләтләр университеты базасында формалаша, эшчәнлекнең максаты – Татарстан Республикасында сәләтле балаларны һәм яшьләрне иртә ачыклау, үстерү, һөнәри ярдәм күрсәтү һәм алга таба эшкә урнаштыру.

Ачылышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Спорт министрлыгының спорт резервы әзерлеге секторы мөдире Наталья Алькаева катнашты.

"Бүген «Сириус» моделе буенча региональ үзәкнең эше башлана. Биредә заманча җиһазлы  лабораторияләр эшләячәк, шулай ук профильле программалар узачак, анда безнең балалар кирәкле белем алачак. Без аларга  белемнәренә тиз арада кулланылыш табуларын телибез. Без яшьләргә үсәргә ярдәм итәргә һәм моның өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырырга әзер. Сезне тагын бер кат ачылу белән котлыйм!"- диде Илсур Һадиуллин.

Республика үзәге эше республиканың белем бирү сегменты һәм индустриаль партнерлар белән тыгыз элемтәдә торачак. Үзәктә фән, сәнгать һәм спорт юнәлешләре буенча барлыгы 18 фәнни – тикшеренү лабораториясе, уку кабинетлары һәм мәйданчыклар эшләячәк.

"Бу фән, сәнгать һәм спорт симбиозы республиканың киләчәк үсеше өчен этәргеч бирәчәк. Сезнең сәләтләрегез  тормышка ашсын өчен, без искиткеч шартлар тудырдык. Ышанам ки, эш нәтиҗәле булачак, киләчәктә дә без катнашучыларны үз эшенең профессионаллары сыйфатында күрәчәкбез", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

Көндезге профильле программалар вакытында катнашучылар заманча җиһазларда фәннең актуаль проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнәчәк, үзләрен булачак һөнәри эшчәнлектә сынап караячак һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре белән актив хезмәттәшлек итәчәк. Республика үзәге Татарстан үсешенең актуаль социаль-икътисади юнәлешләрендә тармакара проектлар тәкъдим итә ала торган командаларны формалаштыру өчен төрле өлкәләрдәге балалар һәм яшьләрнең үзара хезмәттәшлегенә йөз тота.

Исегезгә төшерәбез, 1 сентябрьдә республика үзәгендә берьюлы өч профильле программа старт алды: җиңел атлетика буенча «Чемпион юлы», «Биологиядә кыр тикшеренүләре һәм проект эшчәнлеге» һәм музыкаль-башкару сәнгате буенча «Баян һәм аккордеон».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International