Бүген ТР мәдәният министры Япониянең Россиядәге Илчелегенең Гадәттән тыш Илчесе һәм Тулы вәкаләтле Министры белән очрашты

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Япониянең Россиядәге Илчелегенең Гадәттән тыш Илчесе һәм Тулы вәкаләтле Министры Айки Тосихиро белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, профильле бүлекләр җитәкчеләре, шулай ук «Сакура» татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге җитәкчесе Асия Садыкова катнашты.

Яклар рус-япон мөнәсәбәтләрен үстерү турында фикер алыштылар. Узган елда  гына да Япониянең Россиядәге  һәм Россиянең Япониядәге еллары кысаларында бөтен ил буенча 600дән артык чара уган, шул исәптән дистәдән артыгы - Татарстанда.

Исегезгә төшерәбез, кичә «Татарстан Республикасында Япония мәдәнияте көннәре» фестивале старт алды. 4-8 сентябрьдә «Мир» кинотеатрында «Япон киносы көннәре» узачак. Программага төрле халыкара кинофестивальләрдә танылу алган фильмнар кертелгән.

Очрашу ахырында яклар бер-берсенә рәхмәт сүзләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International