2020 елның 5 һәм 6 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры гастрольләре була

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

2020 елның 5 һәм 6 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры гастрольләре була. Башкала театры Казанда беренче тапкыр режиссёр Юрий Бутусов сәхнәләштергән «Добрый человек из Сезуана» (Б.Брехт) спектаклен тәкъдим итә. 

Мәскәү театры гастрольләре "Алтын битлек"нең Казандагы фестивале кысаларында үтә. Александра Урсуляк әлеге спектакльдәге төп роль өчен "Алтын битлек" премиясенә лаек булган иде. Шулай ук, фестиваль кысаларында Мәскәүнең  "П.Фоменко остаханәсе" театры гастрольләре дә үтәчәк. Качалов театрында 23 һәм 24 сентябрьдә "Сон в летнюю ночь" спектакле уйнала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International