Татарстан Президенты: Мостай Кәримгә Казанда монумент ачылу татар-башкорт дуслыгын ныгытуга ярдәм итәчәк

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда танылган башкорт шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов катнашты.

Мостай Кәрим - башкорт әдәбияты классигы һәм дөньякүләм мәдәни фондны баеткан күренекле әсәрләр авторы. Аның 100дән артык шигырьләр һәм проза әсәрләре җыентыгы, 10нан артык драма әсәре дөнья күргән. Ул - әдәбият өлкәсендәге бүләкләр һәм премияләр лауреаты. Бөек Ватан сугышы ветераны.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, узган ел, Башкортостан Республикасының 100 еллыгын  бәйрәм иткәндә, Уфада татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. «Быел Татарстан Республикасына 100 ел тула. Һәм бүген  төбәкләр һәм халыкларыбыз өчен мөһим вакыйга - без Мостай Кәримгә һәйкәл ачабыз. Шагыйрь, драматург, публицист, Бөек Ватан сугышында катнашучы, җәмәгать эшлеклесенең исеме Россия һәм дөнья әдәбиятына алтын хәрефләр белән язылган», - диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, Мостай Кәрим әсәрләре тирән мәгънәгә ия булулары, игелек һәм ихласлык кыйммәтләре, тел байлыгы, милли башкорт колориты белән аерылып тора.

Рөстәм Миңнеханов, Казанда Мостай Кәримгә монумент кую татар-башкорт дуслыгын ныгытачак, мәдәни алмашу һәм хезмәттәшлек традицияләрен дәвам итәчәк, дигән ышаныч белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан һәм Башкортостан арасында хезмәттәшлекне үстерүгә, халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуга зур өлеш керткән өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, Казанда Мостай Кәримгә монумент ачылу - әһәмиятле вакыйга. «Бу искиткеч һәйкәлнең Казан үзәгендә ачылуы безнең өчен зур дәрәҗә. Безнең рухи остазыбыз, шагыйрь, фронтовик Мостай Кәрим Татарстанны һәрвакыт яратты, ике республиканың һәм ике халыкның мәңгелек дуслыгы өчен күп көч куйды», - диде ул.

Башкортостан Башлыгы әлеге проектны гамәлгә ашырган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. "Сез - илебезнең иң тәҗрибәле җитәкчеләренең берсе. Бу һәйкәлнең ачылуын Башкортостан һәм Татарстан дуслыгы, шулай ук сезнең белән чын ир-ат дуслыгы билгесе дип санарга рөхсәт итегез. Монумент безнең алга таба чәчәк атуыбызны һәм илебез хакына алга таба баруыбызны символлаштырсын", - дип өстәде Радий Хәбиров.

Тимербулат Кәримов, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә һәм монумент ачылуга өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Монумент Даурия һәм Оренбург тракты киселешендәге сквер территориясендә урнашкан. Скульптура композициясенең авторы - РФ Рәссамнар берлеге рәисе, Россиянең халык рәссамы, сынчы Андрей Ковальчук.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев, "Татар-информ" МА фотосы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International