30 августта Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада Х Халыкара «Казан көзе» опера фестивале узачак. Ул сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер, Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан оештырыла.
Фестивальдә «Пиковая дама», «Алтынчәч», «Риголетто», «Силы судьбы», «Бал-маскарад», «Лючия ди Ламмермур», «Сицилийская вечерня» кебек рус, татар, итальян һәм француз операларыннан арияләр һәм увертюралар яңгыраячак. Казанда Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры белән бергә Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Альбина Шаһиморатова һәм Зур Театрның әйдәп баручы солисты Игорь Головатенко чыгыш ясаячак.
Быел «Казан көзе» фестивале ун еллык юбилеен билгеләп үтә. Казан халкын котларга дөньякүләм опера йолдызы, фестивальнең мактаулы кунагы Любовь Казарновская киләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры һәм Россиянең халык артисты Александр Сладковский «Казан көзе» фестивале тамашачыларына бүләк әзерләгән — чара кысаларында «Чайковский-2020» бокс-сеты тәкъдир ителәчәк. Аңа бөек композиторның барлык симфонияләре һәм инструменталь концертлары кергән. «Чайковский-2020» җыентыгын яздыру П.И.Чайковскийның тууына 180 ел тулуга һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлана.
«Казан көзе» опера фестивале, гадәттәгечә, шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышлана. Төрле елларда «Казан көзе» ндә Роберто Аланья, Дмитрий Хворостовский, Симона Кермес, Хибла Герзмава, Венера Гыймадиева, Леонардо Граменья, Динара Алиева, Андрей Жилиховский, Сергей Скороходов, Чулпан Хаматова, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар катнашкан.
Фестивальнең тулырак программасы белән ТР Дәүләт симфоник оркестрының рәсми сайтында танышырга мөмкин https://tatarstan-symphony.com/