THEATRUM лабораториясе 2020 - Театр институты («Алтын битлек» фестиваленең белем бирү проекты) белән Владимир Потанин хәйрия фондының уртак проекты.
THEATRUM 2019 елда эшли башлады. Проект профессиональ җәмәгатьчелекнең, мәдәният өлкәсендәге идарәчеләрнең һәм киң даирәнең игътибарын музейларда, экспозицияләрдә, тыюлыкларда кулланылучы сәхнә һәм перфоматив практикаларга, шулай ук театрның инсталляция, экспозиция формаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
THEATRUM өч өлештән тора: музей-театр проектларын булдыру алымнарын өйрәнү буенча лабораторияләр; музей һәм театр форматларын кушып оештырылган төбәк һәм башкала проектлары фестивале; эшлекле программа.
Лабораториянең төп максаты - традицион эшчәнлек төрләре кысаларында театр һәм музейларның мөмкинлекләрен киңәйтү, яңалыклар кертү өчен шартлар тудыру. THEATRUM 2020 катнашучыларга шәһәр музейлары базасында үз проектларын гамәлгә ашырырга уникаль мөмкинлек бирә.
Лаборатория Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Лабораториянең кураторлары - рәссамнар Александр Барменков һәм Ваня Боуден.
Лабораториядә катнашучылар 90нан артык гариза арасыннан сайлап алынды. Казанга Ростов-на-Дону, Воронеж, Киров, Пермь, Кемеров, Чиләбе, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән сәнгать эшчәнлегенең төрле өлкәләрен тәкъдим итүче практиклар киләчәк.
THEATRUM 2020 проектында Татарстанның Табигать тарихы музее, Е.А.Боратынский музее, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, композитор Нәҗип Җиһановның Музей-фатиры, Академик Арбузовлар музей-йорты, В.И.Ленин музей-йорты катнаша. Штабы - «Смена» заманча мәдәният үзәге лабораториясе.