23 августта «Эрмитаж-Казан» үзәге - Дәүләт Эрмитажының Россиядәге беренче вәкиллеге ачылуга 15 ел тула. Казандагы Эрмитажның яңа күргәзмә проектлары - республиканың мәдәни тормышы өчен һәрвакыт мөһим һәм көтеп алынган вакыйга. 15 ел эчендә музей диварларында 21 күргәзмә проекты оештырылган, алар арасында - «Алтын Урда. Тарих һәм мәдәният»,«Француз импрессионистлары чоры», «Эрмитажда рус сәнгате», «Нәфис корал», «Италия образлары» һәм башкалар. Күргәзмә үзәгендә 1280000 кеше булган, алар игътибарына Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан 12 меңнән артык уникаль экспонат тәкъдим ителгән.
Туган көне уңаеннан «Эрмитаж-Казан» үзәге хезмәткәрләре бәйрәм программасы әзерләгән. Аңа иҗади конкурслар һәм дәресләр, билетлар уйнату, күзәтү һәм тематик экскурсияләр, интерактив программалар һ.б. кергән. Кунакларны император Екатерина II үзе каршы алачак. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында һәм «Эрмитаж-Казан» үзәгенең социаль челтәрләрендә Россиянең әйдәп баручы мәдәният эшлеклеләреннән видеокотлаулар урнаштырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Тулырак программа белән танышу һәм чараларга язылуны музей сайты аша эшләргә мөмкин.