Бүген Буа районына эш визиты белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова килде

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Районда берьюлы ике объектны ачу тантанасы булды. Яңа Чәчкаб авылындагы күпфункцияле үзәк быел республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага төзелде. Бер түбә астында 100 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе урнашкан.

«Республика һәм район өчен юбилей булган елны объектларны ачу алга таба үсеш өчен этәргеч бирә. Безнең авылларда ФАП, мәктәп, эш һәм мәдәният йорты булса, авылларның киләчәге бар. Авылларның киләчәге бар икән, республиканың да киләчәге бар. Авыл яшәсә, мәдәният тә үсә. Мин сезне чын күңелдән әлеге вакыйга белән тәбрик итәм һәм киләчәктә дә шундый әһәмиятле вакыйгаларның күбрәк булуын телим», - дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР мәдәният министры.

Шулай ук бүген реконструкциядән соң Вольнистан авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Бер бинада башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, китапханә, ФАП һәм почта эшләячәк. Социаль яктан әһәмиятле объектларны бер урында урнаштыру төзелеш чыгымнарын оптимальләштерергә һәм аларны заманча техника  һәм гамәлдәге стандартлар буенча комплектлаштырырга мөмкинлек бирә.

ТР мәдәният министры районда башкарылган эшләрне югары бәяләде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International