Россия Мәдәният министрлыгы, Россия мәдәният фонды һәм «Роскультпроект» «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәният волонтерлары» программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза торган волонтерлык эшчәнлеге грантларының беренче ачык конкурсында җиңүчеләрне билгеләде.
«Эксперт советына 128 проект кертелде. Жюри сайлап алу нәтиҗәләре буенча 39 җиңүчене билгеләде, алар грантлар алачак һәм үз проектларын 20 ноябрьгә кадәр гамәлгә ашырачак», – дип сөйләде Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова.
Эксперт жюри әгъзалары проектның әһәмиятен билгеләп үтте, соңгы елларда мәдәни волонтерлар сан һәм сыйфат ягыннан тиз үсә, дип ассызыклады.
Җиңүчеләр арасында Татарстанның да 2 проекты бар. Аларның берсе - "Утрау фестивале", ул сынлы сәнгать, дизайн һәм архитектура белән мавыгучы яшь сәнгать эшлеклеләренә кызыклы булачак. Иҗади белгечлек студентлары арт-объектларны тормышка ашыру процессында катнаша алачак. Уку барышында материаллар белән эшләү һәм профессионаллар җитәкчелегендә төзелештә катнашу каралган.
Икенче проект – «МКМ: Яшьләр Мәдәният Менеджмент». Аның максаты - мәдәният өлкәсе өчен компетентлы менеджерлар командасын укыту һәм формалаштыру.
Сүз уңаеннан, «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәте «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бүгенге көндә Татарстанда мәдәният өлкәсендә 566 ирекле ярдәмче теркәлгән. Мәдәният волонтеры булу өчен, https://dobro.ru/register сытамасы буенча добровольцыроссии.рф бердәм мәгълүмати системасында теркәлү узарга кирәк.