«Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте профессиональ рәссамнар арасында Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган конкурс игълан итә

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе

«Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте профессиональ рәссамнар арасында  Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган конкурс игълан итә. 

Конкурсның максатлары:

- беренче нефтьчеләр истәлеген мәңгеләштерү;

- иҗатларында нефть тематикасына өстенлек биргән 50–60 еллар рәссамнары традицияләрен дәвам итү; 

- хәзерге чор нефтьчесе образын чагылдыру;

- яшь буында нефтьче һөнәренә хөрмәт һәм аның белән кызыксыну тудыру; 

- Татарстан профессиональ рәссамнарының нефть чыгару тарихын һәм “Татнефть” компаниясенең хәзерге көнен чагылдыруда иҗат казанышларын күрсәтү һәм пропагандалау; 

- классик сынлы сәнгатьнең иң күркәм традицияләрен дәвам итүче рәссамнарга ярдәм күрсәтү.   

Конкурска эшләр 3 номинациядә кабул ителә:

- нефть чыгару тарихына багышланган сюжетлы-тематик картиналар, портрет, эпик пейзаж;

- графика (жанрлы, портрет);

- декоратив-гамәли сәнгать.

 

Конкурс ике этапта уздырыла:

I этап — 29 мартка кадәр эшләрнең электрон рәвештә эскизлары кабул ителә. Җиңүчеләр киләсе этапта катнашу хокукы алалар һәм 5 апрельгә кадәр оештыру комитеты аларга хәбәр җибәрә.

II этап — 28 июньгә кадәр әзер эшләрне тапшыру. 

Конкурста катнашучыларның эшләре махсус чыгарылачак каталогта һәм 2013 елның август-сентябрь айларында узачак күргәзмәдә күрсәтеләчәк. Номинацияләрдә җиңгән рәссамнарга акчалата бүләк бирү каралган.   Конкурс йомгаклары буенча анда катнашучылар эшләрен «Татнефть» дәүләт компаниясе предприятиеләре тарафыннан сатып алынуы оештырылырга мөмкин.

Конкурс шартлары турында www.tatneft.ru сайтының  «Матбугат үзәге» бүлегендә тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.  Белешмәләр  өчен: 8 (8553) 373-209, 373-788. Заявкаларны һәм  эскизларны  электрон төрдә  nazarov.teo@tatneft.ru адресына юлларга. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International