Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Катар Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Илчелеге делегациясе белән очрашу узды

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Чара  танышу характерында булды. Яклар киләсе елларга планлаштырылган уртак эшнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз Катарның нәфис-этнографик күргәзмә проекты, гарәп илендә Татарстан Республикасы мәдәниятен һәм сәнгатен тәкъдир итү һәм кино өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында барды. Сүз уңаеннан, Катар режиссерлары Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә даими катнашып килә.

Яклар якын арада мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекнең юл картасын эшләргә һәм киләсе очрашуда аның буенча  җентекләп фикер алышырга килеште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International