2021 елда Татарстан Республикасында Коми Республикасы Мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла

2020 елның 24 июле, җомга

Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Коми Республикасы мәдәният, туристлык һәм архив эше министры Сергей Емельянов белән очрашуында билгеле булды. Очрашу бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узды.

Яклар икеяклы мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуларын белдерде, шулай ук эпидемиология вәзгыяте уңайланган очракта киләсе елда уртак чаралар үткәрү мөмкинлеге турында фикер алышты. Сүз, аерым алганда, Татарстан Республикасында Коми Республикасы көннәрен үткәрү программасы һәм анда катнашучылар турында барды.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы һәм Коми Республикасы арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек актив үсә. 2015 елдан 2020 елга кадәр Коми Республикасы вәкилләре Казанда Россия халыкларының милли әдәбиятлары фестивалендә катнашкан. Коми Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Казан шәһәрендә узган «Китапханә фондлары: проблемалар һәм хәл ителешләр» ХІ Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә килде.

Татарстан һәм Коми Республикасының театр-тамаша учреждениеләре дә тыгыз хезмәттәшлектә эшли. 2017 елда В.Савин исемендәге Академия драма театры Коми Республикасын Буада узган Идел буе һәм Урал халыклары театрларының «Идел – Буа – Урал – диалог киңлеге» I Бөтенроссия фестивалендә тәкъдим итте. 2019 елда Коми Республикасы  Дәүләт курчак театры коллективы Чаллыда узган «Эшче ат» Төбәкара театраль белем бирү форумында катнашты. Коми Республикасының «Асъя кыа» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы Казанда оештырылган  «Халык көйләре» II Бөтенроссия фестивален бизәде.

Ел саен Татарстан Республикасының иҗади делегацияләре Коми Республикасында үткәрелгән Сабантуй халык бәйрәмендә катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International