«Бәхетле тарихлар» Хәйрия фонды «Глаголица» VII Мөстәкыйль әдәби премиягә старт бирү турында игълан итә. Бу - рус һәм татар телләрендә иҗат итүче яшь авторлар өчен әдәби бәйге. Конкурста катнашу өчен 10-17 яшьлек мәктәп укучылары чакырыла. Яшь авторга ирекле темага әсәр язарга, номинация сайларга (проза, поэзия, эссеистика яки сәнгать тәрҗемәләре) һәм сайтта теркәлергә: www.glagolitsa-rt.ru һәм аны шәхси кабинетта урнаштырырга кирәк. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 15 сентябрь. «Глаголица» премиясе – коммерцияле булмаган проект, шуңа күрә оештыру кертемнәре юк.
«Глаголица» премиясе берничә этапта уза – беренчесе онлайн форматында уза һәм ул инде старт алды. Хәлиткеч этап - ноябрь аенда Казанда әдәби смена форматында оештырылачак жюри әгъзаларының күчмә мастер-класслары.
Бүләкләү фонды:
Сүз уңаеннан, Татарстанның 45 шәһәре һәм районыннан, илнең 7 шәһәреннән һәм төбәгеннән, 12 чит илдән, шул исәптән Әрмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Латвия, Финляндия, Кытай, Кипр, Тунис, Австралия һәм башка илләрдән 4000нән артык бала катнашкан.
Яшь авторларның эшләрен Виктор Лунин, Анна Русс, Сергей Махотин, Галимҗан Гыйльманов, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах бәяләячәк. Быел жюрида беренче тапкыр Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс катнаша. Хәзер дәрәҗәле кунак, танылган америка язучысы Али Бенджамин белән сөйләшүләр алып барыла.
2020 ел сезонында беренче тапкыр «Глаголица» премиясе кысаларында чит илләрдә яшәүче балалар өчен конкурс уза.
«Глаголица» мөстәкыйль әдәби премияне гамәлгә куючы һәм оештыручы «Бәхетле тарихлар» Хәйрия фонды.