Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда Кырым осталарының рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләреннән тупланган «Солхат утлары» күргәзмәсе ачылды.
Иске Кырымга XIII гасырда нигез салына. Озак еллар дәвамында ул үзенең исемен күп тапкырлар үзгәрткән: Кырым, Солхат, Иске Кырым, Левкополь. Солхатта төрле милләт вәкилләре яшәгән. Аларның үзенчәлекле кәсепләре гасырлар үткәннән соң да бүгенге көн халык һөнәрчелеге осталарының эшләнмәләрендә чагылыш таба.
Күргәзмәдә төрле жанрда һәм техникада ясалган 200дән артык эш тәкъдим ителә: батик, чигү, челтәрләр үрү, скрапбукинг, уенчык ясау, акварель, керамика, күн, йон әйберләр, агач эшкәртү, тегү, текстиль скульптура, рәсем һәм графика. Экспозициядә Нури Якубов, Вера Чеканова, Кадыйр Асанов, Руслан Рөстәмов, Александр Мельник, Татьяна Зубенко, Владимир Коваль һәм Лариса Войтенконың үзенчәлекле эшләрен күрергә мөмкин.
«Солхат утлары» күргәзмәсе - өч ел дәвам иткән аеруча кызыклы юнәлешләр эзләү нәтиҗәсе. Аның максаты - халык иҗатында мәдәни традицияләрне саклап калу, кулдан иҗат ителгән хезмәт кыйммәтләрен торгызу, Кырым осталарының иҗатын популярлаштыру.