О.Л. Лундстрем исемендәге 16 нчы музыка мәктәбенә музыкаль инструментлар алып килделәр

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Татарстанның балалар сәнгать мәктәпләренә һәм һөнәри белем бирү оешмаларына музыка уен кораллары, махсус җиһазлар һәм мебель кайтару  дәвам итә. Бу юлы О.Л. Лундстрем исемендәге 16 нчы балалар музыка мәктәбенә 2 саксофон, 2 гитара, шулай ук банкеткалар, сурдиналар, барабанчылар өчен кулланмалар алып килделәр. Мәктәпне җиһазлау берничә этапта уза. Моңа кадәр мәктәп «Глинка» маркалы 6 фортепиано, флейта, тавыш җиһазлары, микрофонлы радиосистема, методик әдәбият, мебель, интерактив һәм магнитлы такталар алды. Якын арада биредә виолончельләр, барабан җайланмасы, тромбон кайтуны көтәләр. Мәктәпне җиһазлау исемлегендә гомуми суммасы 7,5 млн сумнан артык булган 40тан артык атама бар.

«Безнең балаларның яхшы сыйфатлы яңа инструментларда уйнаячагына бик шатбыз, - дип ассызыклады О.Л. Лундстрем исемендәге 16нчы  балалар музыка мәктәбе директоры Протасова Наталья Анатольевна. - Безнең мәктәп базасында шәһәр симфо-джаз оркестры оештырылды, аны педагог А.С. Козлов җитәкли. Укучылар бик теләп джаз уйнарга өйрәнә. Барлык ата-аналар да үз баласына кыйммәтле, профессиональ корал сатып ала алмый. Бу балаларга зур бүләк. Мин ышанам: мондый инструментлар булганда, безнең мәктәп Татарстан Республикасын, Казанны төрле конкурсларда һәм концертларда лаеклы тәкъдим итәчәк».

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты ярдәмендә быел 11 балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук өч һөнәри белем бирү оешмасы ярдәм алачак. Алар барысы да уку елы башланганчы тәэмин ителеп бетәргә тиеш. Бу максатларга барлыгы 106 384 500 сум акча бүлеп бирелгән, шуның 61 703 000 сумы – федераль бюджеттан, 44 681 500 сумы - республика бюджетыннан.

Мәгариф учреждениеләрен җиһазлаудан тыш, акча шулай ук капиталь ремонтка да юнәлдерелгән. Быел «Мәдәни мохит» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында 18 белем бирү учреждениесе: 17 балалар сәнгать мәктәбе һәм Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте реконструкцияләнәчәк.

Белешмә өчен: Казан шәһәренең "Олег Леонидович Лундстрем исемендәге 16 нчы балалар музыка мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенә  1988 елда нигез салынган. Мәктәп укучылары берничә тапкыр шәһәр, республика, бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары булды. Панькин Д.В. җитәкчелегендәге «Семь шагов» ансамбле Казанда, Санкт-Петербургта, Самарада булган джаз фестивальләрендә һәм конкурсларда катнашты, Көнбатыш Европа илләре – Финляндия, Швеция, Дания, Голландия, Германия буенча турне үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International