Идел буе федераль округы яңа проект башлап җибәрә - «ФормARТ» стрит – арт фестивале

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

«ФормARТ»  стрит-арт фестивале РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән башланып китте һәм яшь рәссамнар иҗатына ярдәм итүгә, граффити сәнгате ярдәмендә округ төбәкләрендә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыруга юнәлдерелгән.

Фестивальнең төп темасы – «COVID-19» коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә һәр кешенең роле һәм бердәмлек. Проект кысаларында округ төбәкләрендә коронавирус пандемиясенә каршы көрәш темасын, медицина хезмәткәрләренең һәм волонтерларның халык тормышын һәм сәламәтлеген саклауга керткән өлешен чагылдырган граффити булдырылачак.

Проектта Идел буе федераль округы территориясендә яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге профессиональ стрит-арт рәссамнары һәм үзешчән рәссамнар катнаша ала.

Фестивальдә катнашу өчен сайт аша гариза бирергә кирәк http://formartpfo.ru/.  Гаризаларны кабул итү 7 августка кадәр дәвам итә. Эшләрне компетентлы жюри бәяләячәк - рәсем һәм урам сәнгате, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге дәрәҗәле федераль һәм төбәк белгечләре.

 Конкурсның финалистлары округның һәр төбәгендә танылган биналар стеналарында үзләренең иҗади ниятләрен тормышка ашыру мөмкинлеге алачак, шулай ук иҗатны алга таба үстерү өчен 50-100 мең сум күләмендә акчалата грантлар алуга дәгъва кыла алачак.

Шәһәр тирәлеге объектларында эшләрне оештыру процессыннан фото һәм видео проект сайтында урнаштырылачак, ә фестиваль җиңүчесе агымдагы елның октябрендә халык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Тулырак мәгълүмат Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең рәсми сайтында: http://pfo.gov.ru/press/events/104667/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International