Казан яшь тамашачы театрын Радион Букаев җитәкләячәк

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Казан яшь тамашачы театрында труппа җыелышы булды, анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова коллективка театрның яңа баш режиссеры Радион Букаевны тәкъдим итте.

"Театрның киләчәге бар, мин моңа ышанам! Театрның киләчәге аңа җитәкчелек  итә торган кешегә бәйле. Теләсә кайсы театрда ике башлангыч бар: административ – аны директор гамәлгә ашыра, һәм иҗади – анысы өчен баш режиссер җавап бирә. Һәм бүген мин сезгә яңа баш режиссерыгыз Радион Тимурович Букаевны тәкъдим итәсем килә. Иң мөһиме - театрның үз йөзе, үз тамашачысы булырга тиеш, аның үз киләчәге булсын", - дип башлады очрашуны Ирада Әюпова.

Радион Букаевның иҗат биографиясендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Омск, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Краснодар, Кемерово, Красноярск, Уфа, Томск, Магадан, Ельц, Прокопьевск, Минусинск, Лесосибирск, Абакан, Серов, Майкоп, Таганрог, Лысьва, Түбән Тагил, Шарыпово, Березников, Братск, Буа театрлары бар.

Бүгенге көнгә кадәр ул Магадан драма театрының баш режиссеры була.

Казан яшь тамашачы театрында Радион Букаев үз вазыйфаларына 5 ноябрьдә керешәчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International