Бәйрәм традиция буенча Казанның Лядской бакчасында урнашкан Державин һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова, Татарстан Республикасы юстиция министры Р. И. Заһидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе А.Р.Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм халыклар телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Л.Г.Низамова, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, узган елгы премияләр лауреатлары катнашты.
Бәйрәм Лаешта, бөек шагыйрьнең туган җирендә, дәвам итте. Монда, шагыйрь исемен йөртә торган мәйданда Державин һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, тантаналы рәвештә Державин исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде. Быел җиңүчеләрнең исемнәрен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов җиткерде.
Шулай итеп, «Негде яблоку упасть!» (балалар өчен шигырьләр һәм тәрҗемәләр) һәм «Алмазная гора» (тылсымлы татар әкиятләре, пьеса-әкият) китаплары өчен Вайнер Борис Григорьевич әдәбият өлкәсендә җиңүче булды. «Негде яблоку упасть!» җыентыгына мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына, шулай ук аларның әти-әниләренә багышланган шигырьләр тупланган. Ефремова Марина Александровна юриспруденция өлкәсендә 2020 елгы премия лауреаты булды.
Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, тантаналарда чикләнгән сандагы кешеләр катнашты. Чаралар барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылды.
Шигъри фестиваль Язучылар Берлегенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында узды. Онлайн-флешмобта Татарстан әдәбиятчыларыннан тыш Әзербайҗан, Төркия, Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән шагыйрьләр катнашты. Алар Гавриил Романовичның төрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләрен сөйләде, шулай ук үзләренең авторлык әсәрләрен тәкъдим итте. Иҗади марафонга социаль челтәрләрдә видеоязмаларын урнаштырган һәркем кушыла алды.