Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXI Халыкара опера фестивале Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында быелның 1–16 февралендә узачак. Фестиваль бөек җырчының 140 еллык юбилеена багышлана.
Традиция буенча фестиваль премьера белән ачыла. Бу сезонда театр Дж.Вердиның «Аида» премьерасын күрсәтәчәк. Аны күренекле режиссер, Россиянең халык артисты Юрий Александров (Санкт-Петербург) сәхнәгә куйган. Спектакльнең яңача сәхнә бизәлешен һәм костюмнарын Мәскәү рәссамы Виктор Герасименко эшләгән. Спектакль композитор Джузеппе Вердиның (1813-1901) 200 еллык юбилеена багышлана.
Өстәмә мәгълүмат: http://www.kazan-opera.ru/news/2825/.