22 июньгә билгеләнгән масштаблы проект кысаларында илебезнең төрле почмакларында урнашкан ачык мәйданчыкларда һәм шәһәр иҗтимагый киңлекләрендә М.Шолохов әсәре буенча режиссер С.Бондарчук төшергән «Судьба человека» дигән нәфис фильмы һәм С. Майоровның «Простые главные слова. Судьба человека» исемле документаль фильмы күрсәтелде.
Татарстан Республикасында фильм берьюлы 5 мәйданчыкта күрсәтелде, алар арасында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Арча шәһәренең «Казансу» паркы, шәһәр тибындагы Апас бистәсенең үзәк паркы, Яңа Чишмә авылында район мәдәният йорты каршындагы мәйдан, Тәтеш шәһәре үзәк паркы бар иде. Киноларны килеп караучылар саны 245 кешегә җиткән. Тагын 179 тамашачы аларны онлайн режимда караган.
Кино күрсәтү 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар планын тормышка ашыру кысаларында башкарылды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла торган проектларның берсе - Хәтер һәм матәм көненә багышланган «Бөек илнең бөек киносы» бөтенроссия акциясе.