Казанда ТАССР башкарма хакимиятенең 100 еллыгы хөрмәтенә мемориаль такта куелды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее бинасы фасадына республика башкарма хакимияте органнары төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан мемориаль такта ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова  катнашты.

Татарстанның Сынлы сәнгать музее Карл Маркс урамы, 64 йорт адресы буенча тарихи бинада урнашкан. Нәкъ шушында 1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимият вазыйфаларын ТАССРның Вакытлы Революция комитетына тапшыра, аның беренче хакимият органнары формалаша. Вакытлы Революция комитеты җитәкчесе, беренче Хөкүмәт рәисе итеп Сәхибгәрәй Сәетгалиев билгеләнә.

“Бүген без тарихи һәм иҗтимагый әһәмияткә ия вакыйганы мәңгеләштерәбез. Нәкъ менә биредә РСФСРның беренче милли республикаларыннан һәм субъектларыннан берсе буларак Татарстан Республикасы оештырыла. Татарстан Республикасының заманча статусын торгызуда катнашкан һәркемгә тирән хөрмәтебезне белдерәбез”, - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Фәрит Мөхәммәтшин мемориаль такта ачу татарстанлыларга республика тарихына тагын бер кат игътибар итәргә мөмкинлек бирәчәк дигән ышанычын белдерде.

“Бүген республикабыз өчен бик тантаналы һәм истәлекле көн. 100 ел элек бу бинада Татарстанның беренче башкарма хакимияте оештырыла. Безнең элгәрләребез бүген илебезнең алдынгы төбәкләренең берсе булган республикабыз үсешенә бик зур өлеш керткәннәр”, - диде ул.

Рус һәм татар телләрендә язылган мемориаль тактаны төп керү урыны янында урнаштырдылар.

Аннары Алексей Песошин, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Владимир Осинцев ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеен карады, анда күптән түгел төзекләндерү-реставрация эшләре төгәлләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International