Җиңү парады көнне Казанга бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә аталган очкыч төште

2020 елның 24 июне, чәршәмбе

«Аэрофлот» авиакомпаниясенең күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә аталган очкычы бүген «Казан» халыкара аэропортына очып килде. Беренче пассажирлары арасында – Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, «Аэрофлот» ГАҖ генераль директоры урынбасары – очулар директоры Игорь Чалик, шулай ук татар шагыйренең гаиләсе: кызы, оныгы һәм кызының балалары бар иде.   

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.    

 «Муса Җәлил – Татарстанның гына түгел, бөтен илебезнең каһарманы. Аның батырлыгы турында истәлек мәңге сакланырга тиеш. Бүген, 24 июньдә, 75 элек булган кебек үк, без Җиңү парадын уздырдык. Казанга бу очкычның нәкъ менә шул көндә килеп төшүе бик мөһим. Бу – безнең горурлыгыбыз. Без федераль коллегаларыбызга һәм “Аэрофлот” җитәкчелегенә безнең тәкъдимне хуплаганнары өчен бик рәхмәтлебез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Борт Мәскәү-Казан маршруты буенча очкан.   Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова шагыйрьне Казан белән күп нәрсәләр баглавы турында сөйләде. «Без мондый гүзәл лайнерга әтиебез исеме кушылганга горурланабыз да, сөенәбез дә. 1942 елда ул үз көндәлегендә үлемнән курыкмыйм, үлемнән соң тормыш бар, халык хәтерендә каласың, дип язган», - диде Чулпан Җәлилова.

Искәртеп үтик, «Аэрофлот» бортларының берсенә Муса Җәлил исемен бирү  турындагы тәкъдимне Татарстан Республикасы Президенты керткән. Бу фикерне  РФ Транспорт министрлыгы һәм авиакомпания җитәкчелеге хуплаган. Шагыйрь исеме белән Airbus A320 очкычларының берсе аталган.  


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International