Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың республикакүләм «Семык» бәйрәме белән котлавы

2020 елның 5 июне, җомга

Татарстан - күпмилләтле республика. Биредә гасырлар буена руслар һәм татарлар гына түгел, марилар, чувашлар, удмуртлар, украиннар, дистәләгән башка милләт вәкилләре яши. Ата-анасының гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән, туган телен белгән кешене Татарстанда бәхетле кешегә саныйлар, шуңа күрә, хәтта Ватаныннан читтә яшәүчеләр  дә  туган йорт җылысын тойсын өчен  кулдан килгәннең барысы да эшләнелә. Ә күңелне иң көчле җылытучы нәрсә соң? Әлбәттә, уңай хис-кичерешләр, бәйрәмнәр! Безнең республикабызда яшәүче   халыкларның традицион бәйрәмнәрен үткәрү күркәм традициягә әверелде.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән мари халкының җәй җитүгә багышланган һәм җәйге бәйрәмнәрне башлап җибәрүче  «Семык» Республика бәйрәме белән котлыйм.

Семык - мариларның иң мөһим һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе. Анда ата-бабаларыбыз культы, авыл хуҗалыгы, гаилә-никах мөнәсәбәтләре белән бәйле йолалар тупланган. Бу бәйрәм һәрвакыт Татарстан Республикасында яшәүче мари халкының берләшүенә һәм туганлык төркемнәренең берләшүенә ярдәм итте.

Быел без, оештыручылар буларак, эпидемиягә каршы чикләүләр шартларында әлеге гүзәл бәйрәмнең атмосферасын булдыру өчен күп көч куйдык. Һәркем онлайн режимда Семык рухын тою, күп кенә мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия. Ә киләсе елда Семык-2021 бәйрәмен үткәрү өчен Актаныш муниципаль районында җыелачакбыз.

Сезне чын күңелдән әлеге искиткеч бәйрәм белән котлыйм, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык, иминлек, тормыш оптимизмы һәм киләчәккә ышаныч телим.

Пайрем дене шергакан йолташ-влак, Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!

Видео котлауга сылтама: https://yadi.sk/i/Uz_kEdvLbYAxUw

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International