«Семык-2020» мари халык бәйрәме быел беренче тапкыр онлайн-форматта узачак

2020 елның 5 июне, җомга

5 июньдә «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында традицион мари мәдәнияте бәйрәме – «Семык» узачак. Быел эпидемиологик вәзгыять аркасында бәйрәм чаралары онлайн-форматта оештырылачак, бу исә мари мәдәниятен сөючеләренә аларда актив катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Күпсәгатьлек марафон программасында – «Бергә биибез» бию челленджы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мари фольклор коллективлары концерты, «Татарстан -  Яңа Гасыр» телеканалында мари халык бәйрәменең тарихы һәм традицияләренә багышланган махсус чыгарылыш, «Әдәби Семык» төбәкара акциясе, «ЧОНЫМ ПОЧЫН МУРЕНА» проектында катнашучы яшьләр концерты, шулай ук төрле видео-котлаулар. Чаралар «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» ДБУ, Менделеевск, Семык 2020 YouTube - каналларында, оештыручыларның рәсми Instagram аккаунтларында, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты порталында трансляцияләнәчәк.

Мари халкының «Семык» бәйрәме программасы:

 /file/mincult/File/Программа праздника марийской культуры.docx

Моннан тыш, май уртасыннан оештыручыларның рәсми аккаунтларда һәм социаль челтәрләрендә #Семык 2020 хештегы белән онлайн-чаралар, флешмоблар һәм акцияләр башланып китте.

***

Белешмә өчен: «Семык» бәйрәме мариларның җәйге бәйрәмнәре циклын ачып җибәрә. Бәйрәмнең төп идеясе – вафат булган туганнарны искә алу һәм алардан  хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә  уңышлар сорап  фатиха алу.

Хәзерге "Семык" - мариларның массакүләм милли бәйрәме, анда халык мәдәнияте элементлары: милли костюмнар, халык җырлары һәм биюләре, милли инструменталь музыка, уеннар, традицион кухня бар.

Татарстанда бәйрәмне республика дәрәҗәсендә 1990 елдан бирле үткәрәләр.

Бәйрәмне оештыручылар:

• Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

• Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге

• Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районы

• Татарстан халыклары Ассамблеясы

• Татарстан халыкларының Дуслык йорты

•  ТР мариларының милли-мәдәни автономиясе

• Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы

Элемтә өчен: Эльвира Зөлфәт кызы Якупова 89172824678

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International