Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпованың ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан котлавы

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Республикабыз халкын чын күңелдән Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу белән котлыйбыз!

1920 елның 27 маенда Татарстан дәүләтчелеге тарихында мөһим вакыйга була. Бу көнне ТАССР төзелү турында Декрет имзалана, республиканың территориясе һәм дәүләти-хокукый нигезләре билгеләнә. Совет Татарстаны Россия Федератив Социалистик Республикасы субъектлары арасында  беренчеләрдән булып оеша, күпмилләтле илебезнең башка халыклары өчен автономия формалашу үрнәгенә әйләнә.

Татарстан АССР төзелү республиканың бөтен халкы, аерым алганда, татар халкы өчен бик зур тарихи әһәмияткә ия. Тарихның катлаулы борылышларыннан соң һәм озак еллар куйган  тырышлык нәтиҗәсендә, төбәгебезнең күпмилләтле халкы социаль-икътисади казанышлар һәм мәдәни үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ала.

Татарстан Республикасы - Россия Федерациясенең динамик үсешле, үзенә җәлеп итүче төбәкләренең берсе. Безнең республиканың бурычлары зур һәм мөмкинлекләре күп, ә анда яшәүчеләрнең – үзбилгеләнү, идеяләрне тормышка ашыру өчен югары потенциалы бар.

Бүгенге көн туган якны торгызуга һәм үстерүгә үз өлешен керткән, белемен һәм хезмәтен куйган кешеләр өчен аеруча кадерле. Без бергәләп республикабызның тарихын язабыз. Вакыт бер урында гына тормый, һәр ел –китапның мөһим вакыйгаларга бай яңа бүлеге, һәм һәр буын аларга үз өлешен кертә. Безнең уртак бурычыбыз - ата-бабаларыбызның казанышларын саклап калу гына түгел, ә аларның традицияләрен дә дәвам итү.

Татарстан Республикасында туган һәм үскән, үз тормышын корырга дип бирегә килгән, аның чәчәк атуы өчен хезмәт куючы барлык кешеләрне дә  чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International