Буа дәүләт драма театры директоры вазыйфасына кандидатлар сайлау буенча конкурс игълан ителде

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасының «Буа дәүләт драма театры» дәүләт автоном мәдәният учреждениесенең (алга таба — Учреждение) вакантлы директоры вазыйфасына билгеләү өчен кандидатлар сайлау буенча конкурс игълан итте. Учреждениенең урнашу урыны: 422430, Татарстан Республикасы (Татарстан), Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 68.

Конкурс 2 этапта үткәрелә: беренче этап (чыттан) – кандидатларның аларга куелган таләпләргә туры килүен, тәкъдим ителгән документларның тулылыгын, вакытындалыгын һәм дөреслеген бәяләү; икенче этап (очлы) – кандидатлар тәкъдим иткән Учреждение эшчәнлеген үстерү буенча тәкъдимнәрне бәяләү, сөйләшү, һөнәри һәм шәхси-эшлекле сыйфатларны диагностикалау, башка чаралар үз эченә алган бәяләү чаралары.

Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 30.03.2011 № 251н приказы белән расланган, «Мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләре вазыйфаларының квалификация характеристикалары» бүлеге, җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр вазыйфаларының бердәм квалификация белешмәлегенә ярашлы конкурста катнашучыларның квалификациясенә куелган гомуми таләпләр: - югары һөнәри белем (икътисад, юридик, мәдәният һәм сәнгать, педагогик, техник); - җитәкче вазыйфаларында эш стажы 5 елдан ким булмаска тиеш.

Вазыйфа бурычлары. Башкару сәнгате оешмасының иҗади, производство һәм финанс-икътисад эшчәнлеген җитәкли. Оешманың артистлык, сәнгать, идарә персоналы һәм структур бүлекчекләре хезмәткәрләренең эшен һәм үзара эшчәнлеген оештыра, аларның эшчәнлеген конкрет сәнгать һәм социаль бурычларны исәпкә алып, коллектив иҗат өчен иң уңайлы шартлар тудыру максатыннан иҗади-җитештерү процессы үсешенә һәм камилләшүенә юнәлтә.

Оешманың тамашачылар (тыңлаучылар), оешма хезмәткәрләре, әсәрләр авторлары һәм башкаручылары, федераль, региональ һәм җирле бюджетлар, дәүләт бюджеттан тыш социаль фондлары, тәэмин итүчеләр, заказчылар алдындагы барлык йөкләмәләрне үтәвен тәэмин итә. Оешманы квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, оешма хезмәткәрләрен рациональ куллану, аларның һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерү, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз һәм уңайлы хезмәт шартлары тудыру, хезмәт законнары таләпләрен үтәү буенча чаралар күрә.

Иҗади-җитештерү эшчәнлеге эффективлыгын күтәрүне, матди кызыксыну принцибын һәм һәр хезмәткәрнең үзенә йөкләнгән эш өчен һәм бөтен коллективның эш нәтиҗәләре өчен җаваплылыгын куллануны, билгеләнгән срокларда хезмәт хакын түләүне тәэмин итә. Хезмәт коллективы, хезмәткәрләрнең вәкиллек органы белән берлектә социаль партнерлык принциплары нигезендә коллектив килешү эшләүне, төзүне һәм үтәүне, хезмәт, иҗади һәм производство дисциплинасын саклауны тәэмин итә.

Оешманың финанс-икътисад, иҗади һәм производство эшчәнлегенә караган мәсьәләләр буенча карарлар кабул итә, кабул ителгән карарларның нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Оешманың эшчәнлегендә һәм аның хуҗалык-икътисад бәйләнешләрен гамәлгә ашыруда законлылык саклауны, финанс идарә итү һәм базар шартларында эшләү өчен хокук чараларын куллануны, договор һәм финанс дисциплинасын ныгытуны, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләүне тәэмин итә. Оешманың мөлкәти кызыксыннарын судта, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында яклый.
Конкурста катнашу өчен документлар 2026 елның 4 маеннан 2026 елның 25 маена кадәр (25 май кертеп) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының дәүләт хезмәте, кадрлар һәм юридик эш бүлеге, 108 кабинет, шимбә һәм якшәмбедән тыш, көн саен 9.00-18.00 сәгатьтә, җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьтә, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International