Моннан 82 ел элек ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең беренче концерты булган

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Моннан 82 ел элек Татарстан Республикасының мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга була - ТАССР Җыр һәм бию ансамбле үзенең тәүге концертын тәкъдим итә. Бу вакыйганы хаклы рәвештә татар бию, җыр һәм музыкаль мәдәниятенең зур дөньяга адым ясавы дип әйтергә була.

ТАССР оешуның тәүге еллары шунысы белән игътибарга лаек — нәкъ менә шушы чорда милли мирасны саклау буенча киң колачлы эш башлана. Халык фольклорын җыю буенча актив эшчәнлек алып барыла, һәм 1937 елда Дәүләт филармониясе төзелә, анда татар халык җырларын пластинкаларга яздыру эше оештырыла. 1937 ел ахырында Татар дәүләт филармониясе составында республиканың беренче профессиональ коллективы — ТАССР Җыр һәм бию ансамбле төзелә. Аңа нигез салган Зөләйха Әхмәтова һәм Александр Ключарев коллективның киләчәге зур булачагына ышана. Ансамбльгә бию һәм җыр иҗатының иң яхшы үрнәкләрен өйрәнү һәм пропагандалау буенча эшне башлап җибәрергә туры килә. 1938 елның 30 апрелендә 1 Май уңаеннан оештырылган беренче концерт коллективның иҗади туган көне булып санала. Ансамбльнең тәүге программасы СССР халыкларының җыр-биюләренә багышлана.

Бүген, беренче концерты хөрмәтенә, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең  рәсми ютуб-каналында 17.00 сәгатьтә  1 Майга багышланган бәйрәм программасын тәкъдим итә.

https://youtu.be/NqzlUPdQh4M

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International