Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда “Башка вакыт” дигән спектакль премьерасы булачак

2012 елның 17 декабре, дүшәмбе

18 декабрьдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда балалар өчен “Башка вакыт” дигән  тарихи-интерактив спектакль премьерасы булачак. Режиссер Регина Саттарованың эксперименталь спектаклендә Казан театрларының яшь артистлары катнаша.  Спектакльләр 2013 елның  4 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, актерлар көнгә 3-4 тамаша күрсәтәчәкләр.

Хөрмәтле журналистлар! Аккредитация һәм өстәмә мәгълүмат өчен тел. 2361865, 89272400017 (Руслан Шиһабетдинов).

Тулырак мәгълүмат: http://izo-museum.ru/afisha/2012/11/30/pod-novyy-god-v-usadbe-sandeckogo-nastupit-drugoe-vremya.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International