РФ мәдәният министры Ольга Любимова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Киңәшмәдә Республика мәдәният министры Ирада Әюпова, РФ мәдәният министрының беренче урынбасары Сергей Обрывалин, РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты регионда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Хәзерге вакытта Чаллыдагы Дәүләт курчак театрында капиталь ремонт бара, аның ачылышы 2020 елга планлаштырылган. Ике модель китапханә төбәктә 2019 елда булдырылган иде, тагын өчесе быел ачылачак.
«Бездә илкүләм проект буенча 2020 елда биш мәдәният йорты ремонтлана. Шулай ук балалар сәнгать мәктәпләрендә музыка уен кораллары паркын яңартуга акча алдык», - дип аңлатты Ирада Әюпова.
Рөстәм Миңнеханов төбәктә мәдәни үсеш үзәкләрен төзү кирәклеген билгеләп үтте. Республикада 2015 елда шундый ике учреждение барлыкка килде.
«Мәдәни үсеш үзәкләренә ихтыяҗ зур, Татарстанда гына түгел. Барысы да телиләр, барысы да аларның кече шәһәр үсешенең драйверлары икәнлеген аңлыйлар», - диде Ольга Ярилова.